Татарстан эшкуарлары «Минем субсидияләр» сервисында онлайн микрозайм рәсмиләштерә ала
Татарстан Республикасы эшкуарлары һәм үзмәшгульләре «Минем субсидияләр» республика суперсервисында онлайн микрозайм алу өчен гариза бирә ала.
Электрон рәвештә финанс ярдәме алу өчен гаризаларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды кабул итә.
Хәзер фонд портфелендә еллык 0,1 проценттан 5,5 процентка кадәр процент ставкасы белән 6 микрофинанс продукты бар. Микрозаймнар эшкуарлык эшчәнлегенең барлык өлкәләрен – социаль эшкуарларны, экспортерларны, үзмәшгульләрне, фермерларны, җитештерү предприятиеләрен һәм башкаларны колачлый.
Ташламалы микрофинанслау кече компанияләргә, микробизнеска һәм үзмәшгульләргә ташламалы ставка буенча өч елдан да артык булмаган срокка 5 млн сумга кадәр акча алырга мөмкинлек бирә. Ярдәм «Кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.