«Яшь профессионаллар» XVI Халыкара конгресс-күргәзмәсенә теркәлү ачылды
«Яшь профессионаллар. Икътисадый үсеш өчен кадрлар әзерлибез» XVI Халыкара конгресс Сочида 15-16 сентябрьдә узачак.
Чарада федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, һөнәри белем бирү оешмалары, предприятиеләр, корпоратив белем бирү хезмәтләре һәм персоналны үстерү хезмәтләре җитәкчеләре, тармак эксперт җәмгыяте вәкилләре катнаша ала, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Конгрессның төп темасы - икътисадның реаль секторы предприятиеләре өчен квалификацияле кадрлар әзерләүгә тармак алымы, ул «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында урта һөнәри белем системасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Конгрессның эш программасы «Колледж - бизнес - регион» нәтиҗәле экосистемасын төзү эшен, икътисад һәм мәгариф өлкәләрендә процесслар белән идарә итү буенча регионнарның иң яхшы тәҗрибәләрен тәкъдим итүне күздә тота.