Мәскәүнең Җәмигъ мәчете территориясендә «Хаҗилар эзләреннән» фотокүргәзмәсе ачылды
Россия мөселманнарының дини лидеры Мөфти Шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән ел дәвамында Мәскәүнең Җәмигъ мәчете территориясендә ачык һавада күргәзмәләр циклы тәкъдим ителә. Шушы көннәрдә анда мәхәллә кешеләре һәм төп мәчет кунаклары өчен «Хаҗилар эзләреннән» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды.
Күргәзмә кысаларында кунаклар исламның изге урыннары Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре буйлап ритуаль сәяхәт ясый, хаҗ тарихы, хаҗ кагыйдәләре һәм традицияләре белән җентекләп таныша ала. Экспозиция зур хаҗ кылуның барлык этаплары, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми хаҗ-операторы - «Мөслим» компанияләр төркеме турында бәян итә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коронавирус чикләүләре белән бәйле озак вакытлы тәнәфестән соң, күргәзмәдә 2022 елгы хаҗда төшкән фотосурәтләр тәкъдим ителгән.
Моннан тыш, күргәзмә кунакларының РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Мәдинә» нәшрият йорты басмалары белән танышу мөмкинлеге булачак.
Күргәзмә август ахырына кадәр эшләячәк.