Чувашиянең Шыгырдан авылында шәкертләргә ислам фәннәрен укытучыларга ат бүләк иттеләр
Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында шәкертләрнең (чыгарылыш укучыларының) зур бәйрәме узды. Бу бәйрәм ел саен Чувашиянең мәчетләре һәм мөселман мәхәлләләре каршындагы җәйге дини-тәрбия курсларын тәмамлаучылар өчен үткәрелә һәм Чувашия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан оештырыла.
Традиция буенча, бәйрәмгә бөтен республикадан балалар талантын һәм белемен конкурсларда күрсәтү һәм истәлекле бүләкләр алу өчен рухи остазлары һәм тәрбиячеләре белән килә, шулай ук мәртәбәле кунаклар да катнаша. Бу хакта Россия мөселманнарының Дини җыены хәбәр итә.
Шыгырдан авылы Халыклар дуслыгы паркында балалар өчен күңел ачу чаралары оештырылган иде. Белем буенча иң көчле шәкертләрне ачыклау өчен ислам нигезләре, ислам темасына шигырьләр, мөнәҗәтләр, азан әйтү, Корън сүрәләрен белү номинацияләре буенча конкурс узды.
Чувашия Мөфтие Альбир хәзрәт Крганов һәм аның гаиләсе исеменнән Батыр районы Шыгырдан авылы һәм Комсомол районы Тукай авылының ислам фәннәре укытучылары Илдар Чәчәков һәм Рәис Гарифуллин бүләкләнде. Алар берничә ел дәвамында балаларны укыту белән шөгыльләнә. Аларның һәркайсына тере ат бүләк ителде.
Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Чувашия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мансур хәзрәт Хәйбуллов Мөфти Альбир хәзрәт Крганов исеменнән бәйрәм кунакларына һәм катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, бәйрәм кунакларына рәхмәт әйтте һәм мондый бәйрәмнәр нәтиҗәсендә балаларның тырышлыгын, белем дәрәҗәсен, ислам фәннәрен өйрәнүдә аларның иң яхшы булырга омтылуларын күрергә мөмкин, диде.
Халыклар дуслыгы паркында яшь парлар зәңгәр чыршы утыртты. Мансур хәзрәт Хәйбуллов чара кунакларына паркның тарихы һәм ачылу максаты турында сөйләде.
Бәйрәмдә катнашучылар өчен Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бәйрәм табыны, корылган зур чатыр оештырылды, пылау пешерделәр.
Бәйрәм балалар уеннары, велоузыш, ат чабышы һәм ALPAR этномузыка төркеме катнашында бәйрәм концерты белән дәвам итте.