Татарстанда төзелеш министрының яңа урынбасары билгеләнде
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының яңа урынбасары итеп Мәҗит Салихов билгеләнде. Шул турыдагы документны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Моңа кадәр бу вазифаны биләгән Рафар Шакиров 1 августта вазифасыннан китте. Ул Татарстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура өлкәсендә дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде.
Мәҗит Салихов моңа кадәр Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, аннан соң район башлыгы булган. Шулай ук «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автономияле учреждениесе директоры булып эшләде, диелә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.