2022 елда Россиядә калдыкларны урнаштыру өчен 34 объект төзеләчәк
Бу ел дәвамында Россиядә калдыкларны урнаштыру өчен 34 объект булдыру планлаштырыла. Россиянең экологик операторы башлыгы Денис Буцаев РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуда шул турыда белдерде. Кремльнең матбугат хезмәте шул турыда яза.
Чүпне күмү түгел, ә аны утильләштерү һәм эшкәртү өстенлекле булып кала, дип өстәде Буцаев. Аның сүзләренә караганда, 2030 елга Россиядә чүпнең гомуми күләменнән кимендә 50 процентын эшкәртергә яки утильләштерергә исәп тоталар. Әмма бу күрсәткечкә ирешкәнчегә хәтле вакытка каты коммуналь калдыкларны күмү өчен яңа урыннар кирәк.
«Урнаштыру объектларының саны кимиячәк. Әмма хәзерге вакытта без аларны булдырырга мәҗбүрбез, чөнки максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен безгә билгеле бер этап кирәк», – дип аңлатты Бусаев. Ул шулай ук планлаштырылган 34 объектның тугызы инде файдалануга тапшырылган булуын искәртеп узды.