Апасның санаулы йортлы Себерче авылында Илья көнен зурлап бәйрәм иттеләр
Апас районы Себерче авылында Илья көнен зурлап билгеләп уздылар. Санаулы йортта яшәүче авыл халкы бербөтен булып, традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклап калуны чын мәгънәсендә максат итеп куя. Халык әйтүе буенча, 2 августта билгеләп үтелә торган Илья көненнән соң төннәр озыная, су салкыная, елгага, күлләргә кермәскә киңәш ителгән.
Авыл җанатарлары, туган ягын өзелеп яраткан кешеләр генә яши биредә. Наталья Зайцева шундыйларның берсе. 11 ел элек туган җире булган Себерчегә кайтып төпләнгән ханым авылының җанына әверелгән. Ул авылның тарихын өйрәнә, традицияләрне, гореф-гадәтләрне торгызу өстендә эшли. Хәтта авылның музеен булдыру хыялын тормышка ашыра. Илья көнен зурлап бәйрәм итү дә күпчелек аның тырышлыгы белән оештырылган. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.
Бәйрәмгә Кабыккүпер авылының «Черемушка» ансамбле, Үтәмеш авылы клубы хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре чыгышлары ямь өстәде. Халык рәхәтләнеп күңел ачты. Казанда пылау пеште, самавырда чәй кайнады. Изге бәйрәм читтә яшәүче авылдашларны да очраштырды. Районның үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Роза Нурмиева Себерче авылы халкына карата соклануын белдерде.
«Сез булганда авыл яшәвен дәвам итәр. Сәламәт булыгыз», - диде ул. Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин авылны яшәтүче, сулыш өреп торучы себерчелеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде.