Россиядә узган тәүлектә ковид йоктыручылар саны буенча яңа антирекорд куелган
Узган тәүлектә 18 555 кеше коронавирус йоктырган. Мондый сан Россиядә 1 апрельдән бирле теркәлмәгән. Узган тәүлектә ковид йоктыруның яңа очраклары 1,5 мең тапкыр кимрәк (17 126) булган. Пандемия башланганнан алып Россиядә 18 672 422 яңа очрак ачыкланган. Бу хакта Covid-19 инфекциясен таратуга каршы көрәш буенча оператив хезмәт хәбәр итә.
Үлем очраклары да арткан, алдагы көнне 44 булса, кичә 47 булган. Узган тәүлектә ковидтан 9817 кеше (алдагы көндә - 9752) терелгән.
Коронавирус белән хастаханәгә китерелгән пациентлар саны 0,5 процентка яки 1906га кадәр кимегән.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда июль башыннан беренче тапкыр короноварирустан пациент үлгән.