«Ярдәм» мәчетендә журналист Әлмирә Әдиятуллинаны искә алачаклар
8 августта 12:30 сәгатьтә «Ярдәм» мәчетендә журналист, җәмәгәть эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллинаны искә алачаклар.
Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина узган елның 27 июлендә вафат булды. Ул гомерен татар милләтен танытуга багышлады.
«Чарада «Фидакарь мөслимә» исемле тарихи-публицистик жанрда язылган китап та тәкъдим ителәчәк. Китапта Әлмира Әдиятуллинаның тормыш юлы язылган, танылган шәхесләрнең истәлекләре бирелгән. Китап авторы — ветеран-журналист Вәсилә Рәхимова», - дип хәбәр итә «Ярдәм» хәйрия фонды.