Себер татарларының «Тылсымлы ат» әкиятләр китабы чыкты
Себер татарларының «Тылсымлы ат» әкиятләр китабы нәшер ителде. Басмага Төмән һәм Омск өлкәләрендә язылган 30 әкият кертелгән. Гаҗәп иллюстрацияләрне Алябьев исемендәге сәнгать мәктәбе укытучысы Асия Закорюкирова ясаган.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, китапта бик сирәк очрый торган, билгесез диярлек әкиятләр җыелган. Ләкин бөтен илгә таралган «Конек-горбунок» әкияте дә кертелгән. Солтан патша турындагы әкияткә охшаганы да бар. Шулай ук кыю батырлар, моңарчы күрмәгән чибәр кызлар, Чинпари, шайтаннар, хайваннар һәм башка бик күп персонажлар турында әкиятләр тәкъдим ителгән.