Рамил Муллин Түбән Кама мәктәпләрендә ремонт эшләренең барышы белән танышты
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин Түбән Кама белем бирү учреждениеләрендә төзелеш-ремонт эшләренең барышы белән танышты.
26 нчы, 28 нче мәктәп, 71 нче башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 34 нче гимназия, Түбән Кама «Надежда» үзәгенең мөмкинлекләре чикле балалар өчен ике корпус мәйданчыкларында үткәрелгән күчмә киңәшмәдә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, подрядчылар катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.
Быел беренче тапкыр федераль программа кысаларында капиталь ремонт үткәрелә торган объектлар – Түбән Камада 1988 елда ачылган 26 нчы һәм 1990 елда үз ишекләрен ачкан 28 нче урта мәктәпләр. Хәзер аларның беренчесендә 550 гә якын, икенчесендә – 650 бала белем ала. Һәр уку йортына капиталь ремонт үткәрү, яңа мебель һәм җиһазлар сатып алу өчен 101 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Рамил Муллин, төзелеш мәйданнарын карагач, эчке биналарның бердәм дизайнын эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. «Моннан тыш, мәктәп кызыклы, якты булсын өчен төсләр буенча эшләвегезне сорыйм», - диде ул.
Киләсе объект-республика программасы буенча капиталь ремонт үткәрелә торган 34 нче гимназия. Бина 1999 елда ачылган, хәзер биредә 242 бала белем ала. Ремонт эшләрен башкару өчен республика бюджетыннан 130 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.
71нче балалар бакчасы - башлангыч мәктәп кунакларны яңартылган азык-төлек блогы белән каршы алды. Республика бюджетыннан 4, 2 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Балалар бакчасы 1988 елдан бирле эшли, анда мәктәпкәчә яшьтәге 113 бала һәм 41 бала башлангыч мәктәпкә йөри. Алар өчен ашханә җиһазландырылган.
Рамил Муллин азык-төлек блогын оештыру буенча берничә конструктив кисәтү ясады һәм ремонт эшләрен башкарганда барысы да уйланылырга тиешлеген ассызыклады: «Һәр бала дөньяны тирә-юньдәге кебек кабул итә. Бу – гомер буена салына торган тәрбия. Нәкъ менә шуңа күрә уку йортының һәр җитәкчесе, вак-төякләрне исәпкә алу өчен, үз территориясендә рәссам кебек булырга тиеш».
Барлык объектлар буенча Рамил Муллин, билгеләнгән вакытка барлык учреждениеләр тулысынча әзер булсын өчен, эш темпларын тизләтергә кушты. Моннан тыш, ул тагын бер кат ремонт ясаганда теләсә нинди, хәтта иң вак детальләргә дә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады, чөнки башкарылган эшләрнең сыйфаты күп очракта укыту-белем бирү процессы белән бәйле.