Яшел Үзәндә Дамир Шакиров яңа вазифага билгеләнде
1 августтан башлап Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының инвестиция проектларын алып бару буенча җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Дамир Шакиров билгеләнде.
«Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителгәнчә, ул 2016 елда Казан архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган.
«Котлыйбыз һәм яңа вазифада уңышлар телибез!», диелгән хәбәрдә.