Татарстанда кабат +31 градуска кадәр эссе булачак
Иртәгә Татарстан территориясендә эссе һәм явым-төшемсез һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итте.
Синоптиклар фаразынча, республикада алмашынучан болытлы һава булачак, талгын җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк.
Төнлә һава температурасы +12..+17 градуска кадәр, көндез термометр баганалары +26..+31 градуска кадәр күтәреләчәк.