Тагын бер ил россиялеләргә виза бирүне туктатты
Латвия бүгенге көннән Россия гражданнарына билгесез срокка виза бирүне туктатты, диелә дипмиссия белдерүендә.
Туганнарын җирләүдә катнашу кирәк булган россиялеләргә генә искәрмә ясалачак.
Июль ахырында Эстония Россия һәм Белорусия гражданнарына яшәргә рөхсәт һәм укыту өчен виза бирми башлады. Бу сорауны якын арада Финляндия хакимияте дә күтәрергә ниятли.