Башкортстанның өч авылында хәмер сату рәсми тыелырга мөмкин
Дәүләт җыены депутатлары көзге сессиядә Көергәзе районы Якшымбәт, Стәрлетамак районы Кантүк, Зианчура районы Байдәүләт авылларында хәмер сатуны тыю турындагы канун өлгеләрен караячак. Әлегә Башкортстанның Көергәзе районының Якут авылында гына хәмер сату рәсми тыелган.