Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган
Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган, барлык мәйданның 16 проценты суктырылган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүген Татарстанның барлык 43 районы урып-җыюга кереште. 960 мең тоннадан артык ашлык суктырылган», - диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Әлки районы авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашуда.
Җәббаров Әлки районы хуҗалыкларында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Муниципалитетта барысы 114,7 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә, шул исәптән 97 мең гектардан артыгы кыр. Район авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге рейтингында 16нчы урында тора.