Татарстан автоинспекторлары юл кагыйдәләрен бозучы йөртүчеләрне аэростат белән тикшерә
Татарстан автоинспекторлары Росгвардия хезмәткәрләре белән каршы як полосага чыгу һәм узып китү вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрне тикшерергә чыкты.
Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, мондый хокук бозуларны теркәү өчен аэростат кулланыла. Аны авария еш була торган юллар өстенә җибәрәләр. Аэростатның видеокамералары берничә километр радиуста булган хәлләрне теркәп бара.