Аксубай районында игенчеләргә концерт куйдылар
Аксубай районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов җитәкчелегендәге агитбригада «Аксу Агро» ҖЧҖнең Яңа Үзи авылы белән янәшә урнашкан басуына чыкты.
Биредә, арпа кырында берьюлы ун комбайн эшләде. Аларны ипи-тоз, чәкчәк һәм чуваш куасы белән каршы алдылар. Бу турыда «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
«Урып-җыю тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә без бөртекле һәм кузаклы культураларның гомуми мәйданының 34 процентын җыеп алдык. Уртача уңыш гектарыннан 41,2 центнер тәшкил итә .Районда урта яшьтәге механизаторлар җитми, шуңа Биектау районының «Агротехнология» предприятиесе комбайнчылары җәлеп ителде, – диде «Аксу Агро» ҖЧҖ, «Мюд» филиалы директоры Газыйм Шәрәпов.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре өч телдә җырлар да башкарды, комбайнчылар татар һәм чуаш көйләренә биеп, 80нче еллар хитларына кушылып җырлады. Иске Үзи, Иске Тимошкино авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм искиткеч башкаручы Татьяна Григорьева дәртле җырлары белән игенчеләргә шатлык бүләк итте.