Бер ир-ат Казанның Вишневский урамындагы бизнес-үзәк түбәсеннән кешеләргә кирпеч ыргыткан
Кичә кич Казанда яшәүчеләр Вишневский урамындагы бер бизнес-үзәк түбәсендәге ир-атка игътибар иткән – ул шул тирәдән үтеп баручы кешеләргә һәм машиналарга кирпеч ыргыткан.
Урынга тиз арада табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килгән. Ир-ат бер кирпечне полиция хезмәткәрләренең патруль автомобиленә аткан.
Аның янына түбәгә дустын менгереп җибәргәннәр, ул аның белән сөйләшкән һәм ир-ат түбәдән төшкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.
«Ир-атка карата, кешенең абруен түбәнсетеп, җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән өчен административ материал төзелгән», - дип белдерделәр агентлыкка Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.