Жаворонков ярты ел саен прививка ясатуның әһәмиятен аңлатты
Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияне һәр алты ай саен иммунитетны саклау өчен узарга кирәк. Бу хакта Төбәк белән идарә итү үзәгенең туры эфирында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары –
«Кызганычка, безнең иммунитет вакцинациядән соң ярты ел узгач инфекциягә тиз бирешүчән», – дип билгеләп үтте ул.
Министр урынбасары сүзләренчә, вакцинация узмаган кешеләр һәм алты айдан соң прививка ясатмаган кешеләр күпкә катырак чирли.
Моңа кадәр «Татар-информ» коронавирусның яңа штаммнары чыгарган авыруның билгеләре турында язган иде.