Түбән Камада елга теплоходы 15 августтан йөри башлый
15 августтан Түбән Камада теплоходта йөрергә мөмкин булачак.
Түбән Камада «Кристалл» елга теплоходында Кама буйлап экскурсия сәяхәтләре башлана. Бер сәгать дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклары матур күренешләр белән хозурлана һәм Түбән Кама тарихы турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алачак.
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, «Речфлот» ҖЧҖ тарафыннан тәкъдим ителгән «Кристалл» теплоходы 110 урынга исәпләнгән. Ул эш көннәрендә 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр йөриячәк.