Төркиядә «Хәзерге заман татар хикәяләре антологиясе» сатуга чыкты
Төркиядә «Хәзерге заман татар хикәяләре антологиясе – XXI гасыр» җыентыгы сатуга чыккан. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Антологиягә кереш сүзне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла язган. «Йөз елдан артык хикәя татар укучысының яраткан жанры булып тора. Төрек кардәшләребезгә тәкъдим ителгән бу китапта без утыз язучыбызның һәрберсеннән бер хикәя сайладык. Әлбәттә, безнең хикәя язучылар саны күбрәк. Ләкин китап күләме чикле», – диелгән кереш сүздә.
- «Хәзерге заман татар хикәяләре антологиясе – XXI гасыр» җыентыгы Төркиянең «Һәҗә» нәшриятында (Анкара) басылып чыккан. Хикәяләрне төрек теленә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фатиһ Кутлу тәрҗемә иткән.