Үзәк Азиядә иң зур мәчетләрнең берсе Нур-Солтанда ачылды
Казахстан башкаласында илнең барлык мөселманнары көткән күптән көтелгән вакыйга булды – дөньяның иң зур ун мәчетенә кергән яңа мәчет ачылды. «Казинформ» шул турыда яза.
Нурсолтан Назарбаев башкаланың яңа мәчетен ачуда катнашты.
Мәчетнең дүрт манарасының биеклеге 130 метр, ә төп гөмбәзнең биеклеге 90 метрга якын. Мәчет 130 мең кешене сыйдыра. Аның ишеге дөньяда иң биек агач ишекләрнең берсе булып санала. Ишекләр тропик Африкада үсә торган каты ироко агачыннан кулдан ясалган. Аның биеклеге 12,40 метр, авырлыгы 1,5 тонна. Ишекләр шулай ук казах бизәкләре белән бизәлгән.
Моннан тыш, мәчетнең эчке пыяла ишекләре дә биек. Аның биеклеге – 12 метр, авырлыгы – 1,5 тонна. Мәчет астында автобуслар өчен махсус туннель һәм 405 автомашинага исәпләнгән паркинг төзелгән.