Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2022

Татарстанда бөртеклеләрне җыю буенча алдынгы районнарны атадылар

0

Татарстанда бүгенге көнгә 425 мең га бөртекле культуралар суктырылган, ягъни планнан 28 проценты. Ашлык 1,6 млн тонна тәшкил итте, уртача уңдырышлылык гектарыннан 39 центнер тәшкил итте, диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте. Шул ук вакытта ул бу күрсәткеч буенча алдынгы һәм артта калучы районнарны атады.

«Традицион лидер - Тәтеш районы, ул бөртеклеләрнең 43 процентын суктырган. Бу район уңдырышлылык буенча әлегә республикада беренче, гектарыннан - 55 центнер  һәм иң югары уңыш - 109 мең тоннадан артык. Бу зонада иң түбән темплар Югары Ослан районында, шулай ук уңдырышлылык буенча иң түбән күрсәткеч — гектарыннан 29 ц», - диде министр. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көнчыгыш Кама аръягында урып-җыю буенча Минзәлә һәм Актаныш районнары алда — 38 процент уңыш җыеп алынган. Уңдырышлылык буенча Минзәлә һәм Зәй районнарында иң югары күрсәткеч - гектардан 50 центнердан артык. Шул ук вакытта Тукай районында бары тик 24 процент уңыш җыелган. Аутсайдерларда шулай ук Бөгелмә һәм Баулы районнары, аларда 15 проценттан да түбәнрәк суктырылган.

Залаков шулай ук ашлык партияләрен формалаштыру һәм аны күчергәндә озату документларын булдыру процессының җитәрлек дәрәҗәдә актив булмавын әйтте.

Азык әзерләү кампаниясе турында сөйләгәндә, ул бүгенге көнгә 625 мең тонна печән һәм 3 млн тонна сенаж барлыгын әйтте. Печән буенча план 78 процентка арттырып үтәлгән, сенаж әлегә планнан - 86 процент.

«Зәй, Бөгелмә, Чистай районнарында эш югары дәрәҗәдә оештырылган, анда планлаштырылган азыкның 80 проценттан артыгы әзерләнгән. Әлки, Яшел Үзән, Алексеевск һәм Югары Ослан районнарында азык белән тәэмин ителеш түбән», - дигән министрның урынбасары.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России