«Мəчкəрə укулары» һәм мəчете турында документаль фильм төшерәчәкләр
«Бишенче Мəчкəрə укулары» киләчәктә ике елга бер тапкыр уздырылачак.
Бүген Кукмара районының Мəчкəрə авылында Идел буе Болгар дəүлəтендə Ислам динен рəсми кабул итүнең 1100 ел кысаларында «Бишенче Мəчкəрə укулары» төбəкара фəнни-гамəли конференциясе үткəрелде. Конференция эшчəнлегендə танылган галимнəр, тарихчылар, җəмəгать эшлеклелəре, дин əһеллəре катнашты.
Конференциянең темасы: «Мəчкəрə авылы: тарих һəм яңарыш проблемалары».
Яшь буынга динебезнең əхлакый принципларын, бай тарихыбызны җиткерү, мəдəни һəм рухи мирасыбызны саклап калу өчен конференциядə катнашучылар түбəндəге тəкъдимнəрне гамəлгə ашырырга кирəк дип саныйлар:
Күпчелек тавыш бирү белән резолюция кабул ителде. Конференциянең модераторы – Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев укуларда актив катнашучыларга Рәхмәт хатларын тапшырды.
- Чараны Үзəклəшкəн дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нəзарəте Кукмара районы мөхтəсибəте һəм Кукмара районы башкарма комитеты оештырды.