Азнакай башлыгы Марсель Шәйдуллин: Зәйнәб Фәрхетдинова - иң бөек артистларның берсе
Зәйнәб Фәрхетдинова 55 яшьлек юбилеен туган ягы Азнакайда каршылый.
ТР халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова 55 яшьлек юбилеен туган ягы Азнакайда каршылап, «Авыл көе» фестивале үткәрә.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин аны татар халкының горурлыгы дип атады.
«Бүген Азнакайда зур бәйрәм. Якты йолдызыбыз, якташыбыз Зәйнәб Фәрхетдиновага зур рәхмәт әйтәбез. Без аны бик яратабыз, аның белән горурланабыз! Бөтен җирдә «ул безнеке, Азнакайныкы» дип мактанабыз. Ул татарның иң бөек артистларының берсе», - диде район башлыгы.
Марсель Шәйдуллин «Авыл көе» фестиваленең күптән кирәклеген билгеләп үтте.
«Бу фестивальне ел саен үткәрәбез дип сөйләштек. Авыл моңы, гармун тавышы бөтенебез өчен дә бик якын. Әби-бабайлар, әти-әниләребез авыл моңы белән эшләгәннәр, авылларны, шәһәрләрне күтәргәннәр. Сугыш вакытында да авыл моңы белән җиңү алып кайттылар. Шуңа күрә бу фестиваль күптән кирәк иде. Киләсе елларда тагын да зуррак итеп, олылап үткәрербез», - диде ул.