Казахстанда 1 сыйныфка керүчеләрнең 70 проценттан күбрәге казах телендә укытуны сайлаган
Казахстанда быел беренче сыйныфка барасы укучыларның 70 проценттан күбрәге казах телендә укытуны сайлаган. «Казинформ» бу турыда Казахстан Республикасының Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Министрлык мәгълүматлары буенча, барлыгы 400 меңгә якын гариза килгән. Балаларның 70 проценттан күбрәге дәүләт телендә укытуны сайлаган.
Гаризалар традицион рәвештә дә, онлайн да кабул ителгән. Аларның 80 проценты электрон рәвештә тапшырылган.
«Беренче сыйныфка иң күп баручылар Абай, Көнчыгыш Казахстан, Көнбатыш Казахстан, Костанай һәм Карагадин өлкәләрендә, шулай ук Нур-Солтан, Алмата һәм Шымкент шәһәрләрендә билгеләп үтелә. Казах телендә белем бирә торган сыйныфларга баручыларның югары процентлары Кызылорда (89,6%), Улытау (86,6%), Маңгыстау (86,2%), Жамбыл өлкәсендә (80,4%) күзәтелә», – дигән Казахстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мәктәпкәчә һәм урта белем бирү комитеты рәисе Гөлмира Кәримова.