Азнакайда глэмпинг-ял итү урыны ачылды
Азнакай районының иң матур урынында Чатыр Тау итәгендә ял итү урыны — глэмпинг зонасы төзелде.
Биредә табигать кочагында гаилә белән ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлыклар булдырылган. Кунакларга шулай ук район буенча төрле туристик маршрутлар тәкъдим ителә. Бу хакта «Маяк» газетасы сайтында хәбәр ителә.
«Чатыр» глэмпинг базасын тантаналы ачу чарасында район һәм «Татнефть» җитәкчелеге катнашты.