Чаллыда җиңел машина светофорның кызыл утына чыгып, юл һәлакәтенә очраган
Юл-транспорт һәлакәте Беляев урамы чатында һәм Тынычлык проспектында булган.
Чаллы шәһәрендә юл-транспорт һәлакәте Беляев урамы чатында һәм Тынычлык проспектында булган. Һәлакәт видеога эләккән.
Видеода «Лада» машинасының светофорның кызыл утына юл чатына чыгуы, шуннан соң икенче җиңел машина белән юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе күренә. Хәзерге вакытта «Татар-информ» һәлакәт шартларын, шулай ук зыян күрүчеләр турында мәгълүматны ачыклый.