Чаллы егете иң озак марафонда җиңде
Волгоград өлкәсендә «Ультра 100» марафоны тәмамланды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән йөгерергә яраткан 67 кеше катнашты. Финишка беренче булып Чаллы егете Алмаз Насретдинов килде.
Ярышлар сәгать иртәнге 6да башанып, тәүлек буе дәвам итте. Супермарафончылар комлы, сулы 220 км араны үтте. Бу турыда «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.
Алмаз шәһәрнең Мулланур Вахитов исемендәге икенче гимназиясен тәмамлаган. Армия сафларында булган. Ул бүгенге көндә Казанда яши.