Казанда Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» командасы уенчылары һәм тренерлары белән очраша
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей командасы уенчылары, тренерлары һәм җитәкчеләре белән очраша. Чара «Татнефть-Арена»да уза.
Әлеге очрашу 1 сентябрьдә башланачак даими КХЛ чемпионатына багышлана. Искәртеп үтик, «АК Барс» беренче уенын 3 сентябрьдә Мәскәүнең «Динамо» командасына каршы уенда башлаячак.
Бүгенге чарада Рөстәм Миңнехановтан тыш, «Ак Барс» президенты һәм «Татнефть»нең генераль директоры Наил Маганов, Татарстанның спорт министры Владимир Леонов, команданың баш тренеры Олег Знарок, клубның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин, киңәшчесе Зиннәтулла Билалетдинов, уенчылар һәм команданың тренерлар штабы катнаша.
Республика Президенты мондый очрашуларны даими уздырып тора. Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» командасы белән сезон алдыннан һәм Гагарин Кубогы өчен плей-офф башланыр алдыннан очраша.