Миңнеханов һәм Петушенко Татарстанда юллар үсеше һәм М12 трассасы турында сөйләште
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән автомобиль юллары челтәрен һәм юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук әңгәмәдә «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» М12 тизйөрешле трассасы төзелеше мәсьәләләре дә каралды.
Киңәшмә Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.