Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2022

Мәскәүдә «Хозур ТВ»ның «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы премьерасы булды

0
Мәскәүдә «Хозур ТВ»ның «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы премьерасы булды

Мәскәүнең Үзәк кинематографистлар йортында традицион Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре ачылды.  Премьераларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» телеканалы көче белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелгән «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы башлап җибәрде.

Татарстан мөфтие урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, кино йортында җыелган тамашачылар алдында чыгыш ясап, «Ибн Фадлан» фильмының ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларындагы төп проектларыннан берсе булуын билгеләп үтте.  Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Беренчедән, бу фильм белән без мөселманннарның илебездә төпләнеп яшәүче халыклар булуын һәм Россиянең кабатланмас күпконфессияле мәдәниятен формалаштыруда мөһим роль уйнавын күрсәтергә теләдек. Икенчедән, тамашачылар Россиянең бай, уникаль, күп гасырлык мөселман мәдәнияте булган ислам дөньясының бер өлеше икәнен күрәчәк», – диде ул.

Ниһаять, әлеге фильмда болгарларның ислам динен ирекле рәвештә кабул итүләрен һәм бөтен кешелек дөньясына күрсәткән динара тынычлык һәм татулык үрнәген күреп була. Бүген Россия нәкъ менә шушы тарихи миссияне үз эченә ала: ул үзен күпсанлы халыклар һәм дини төркемнәр өчен зур уртак йорт буларак таныта.

Фильм Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Төмәндә, Әстерхан өлкәсендә, Татарстан Республикасының Әтнә районында, шулай ук Үзбәкстанның Бохара һәм Хива шәһәрләрендә төшерелгән. Фильмның документаль өлеше өчен видеокадрлар күктән торып Казан, Болгар, Җүкәтау, Сувар һ.б. шәһәрләрдә ясалган.

Фильм Эрмитажда, РФ Дәүләт тарихи музеенда, ТР Милли музеенда, Мәрҗани фондында (Мәскәү), Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгында, Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигать музей-тыюлыгында, Әлмәт картиналар галереясендә дә төшерелде. Фильмның режиссеры – Айназ Мөхәммәтҗанов.

Фильмны караганнан соң, авторлар һәм тамашачылар (алар арасында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә бар иде) «Ибн Фадлан» документаль-нәфис кинотасмасы турында фикер алышты. Фильмны тамаша кылучылар кино төшерүчеләргә рәхмәт белдерде, аның татар халкы мәдәнияте өчен әһәмиятен билгеләп үтте һәм сценарийга өстәмәләр кертү буенча үз теләкләрен белдерде.

 





Губернаторы России
Москва

Мэр Москвы рассказал про сервисы в центре "Профессии будущего"





Москва

Собянин: Уникальные сервисы в центре "Профессии будущего" упрощают поиск работы


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Мэр Москвы рассказал про сервисы в центре "Профессии будущего"



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Тимати

Мать рэпера Тимати призналась, что оказалась в больнице после занятий фитнесом




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Более двух тысяч спортсменов поучаствовало в параде на ВДНХ в Москве

"Спартак" и "Оренбург" сыграли вничью в заключительном матче РПЛ

Футболист Тарасов показал средний палец водителю автобуса в Москве


ATP

Котов проиграл Бублику в четвертьфинале турнира ATP в Лионе



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России