Шимбә Татарстанда +34 градус көтелә
27 августта Татарстан территориясендә алмашынучвн болытлы, кабат эссе һәм коры һава торышы фаразлана. Җил салмак кына, ә көндез уртача тизлектә исәчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы +14..+19 градус, түбән урыннарда +11..+13 градус көтелә. Ә көндез термометрның терекөмеш баганасы +29...+34 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.