Хакимият чит ил кешеләренең Россиягә керү һәм анда булу шартларын яңадан караячак
Россиягә чит ил кешеләренә керү, чыгу һәм анда булу шартлары турында яңа закон проектын әзерлиләр.
Куркынычсызлык советы сәркатибе Дмитрий Медведев сүзләренчә, кайбер мәсьәләләрне хәл итү өчен бу юнәлештә комплекслы якын килү кирәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Шуңа күрә чит ил кешеләренең безнең илгә керү, чыгу һәм анда булу шартларын җайга салырга тиешле яңа закон проекты әзерләнә», - диде ул дәүләт миграция сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре буенча утырышта.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 24-25 сентябрьдә Казанда «Берләшмә» форумы катнашучылары чит ил белгечләренең миграциясе мәсьәләләре турында фикер алышачак.