Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе «Нәмәкәй» КВН командасын җиңүе белән котлады
Актанышның «Нәмәкәй» командасы «Әйдә, шаяРТ» татар КВН лигасында II урын яулады. Шул уңайдан Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов квнчы яшьләр белән очрашты. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.
«Сезнең чыгышыгыз мактауга лаек. Яшь кенә команда булуга карамастан, үзегезнең юморыгызны тамашачыга аңлата алдыгыз, ышандырдыгыз, тамашачының күңелен яуладыгыз. Сезнең 2нче урын безнең өчен 1 нче урын ул. Киләчәктә алдыгызга зур максатлар куеп шуңа ирешегез. Максатыгыз хыял, фантазия гына булып калмасын. Кешеләр белән эшләгәндә гади булудан курыкмагыз, үзегез булып калыгыз»,- дигән теләде ул.
Ленар Зарипов квнчы егет-кызларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды. Командага һәрвакыт рухи теләктәшлектәге Алмаз Нурлыев киләчәктә дә район җитәкчелегенең яшьләргә ярдәм итеп торуын теләде.
«Нәмәкәй» КВН командасы энтузиазмда барлыкка килгән берлек, команда капитаны Данияр Шәйхразыев узган ел «Әйдә, ШаяРТ» дип аталган шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарының Башкортстанда узуын белеп ала һәм дуслары белән уеннарда катнашып 1нче урынга ирешә. Алдагы этапларны уңышлы үтә-үтә финалга килеп җитәләр.
Соңгы уеннарда аларга кызлар да ярдәмгә килә. Бергәләп әзерләнәләр, мәзәкләр уйлап табалар, командада эшләргә өйрәнәләр.
Бүгенге тантанада егетләр-кызлар үзләренең иҗатларына битараф булмаган өчен район җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. Киләсе уеннарда чемпион калырга вәгъдә бирделәр.