Татарстанда су кошларына ау сезоны ачыла
Бүген Татарстанда ау кошлары һәм этләр ярдәмендә су кошларына ау сезоны ачыла. Бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«27 августта республикада ау кошлары һәм этләр ярдәмендә су кошларына ау сезоны ачыла. Ул 2022 елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Ау кагыйдәләре нигезендә, су кошларына казлар, үрдәкләр һәм су тавыгы керә», - дип искәрттеләр ведомствода.