Миңнеханов мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләрен билгеләнгән срокларда тәмамларга кушты
Капиталь ремонт, уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып баруын исәпкә алып, билгеләнгән срокларда тәмамланырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмә муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимында узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Президенты «гомуми белем бирү мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләрен тәмамлауны катгый контрольдә тотарга, шулай ук әлеге эшләрнең сыйфатлы итеп башкарылуын игътибар белән күзәтергә кушты».
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин үз докладында белем бирү учреждениеләрен торгызуга аерым тукталды.
Биш объект РФ Президенты гамәлгә куйган илкүләм проектлар, шулай ук дәүләт программалары кысаларында сафка бастырыла. Ике мәктәп һәм балалар бакчасы белән берләштерелгән тагын бер мәктәптә төзелеш эшләре «агымдагы ел лимиты буенча» 93 процентка үтәлгән. Моннан тыш, Казанда бер балалар бакчасында эшләрнең 45 проценты тәмамланган.