Башкортстан вәкиле Балалар мәдәни форумында җиңде
Бу көннәрдә Мәскәүдә уза торган Балалар мәдәни форумында Россия мәдәният министры Ольга Любимова белән «Мәдәни инициатива» дип аталган ачык диалог көннең төп чараларыннан берсе булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы чараның рәсми сайтына сылтама белән хәбәр итә.
Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән талантлы балалар конкурска мәгърифәтчелек программасы юнәлешләре, шулай ук үз төбәкләрендә мәдәни бергәлекне үстерү буенча проектлар тәкъдим итте. 32 проектның 12се шорт-листка керде. Алар форумның оештыру комитеты аңлатмалары буенча авторлар тарафыннан тулыландырылды, шуннан соң әңгәмә үткәрү һәм уртак эшчәнлек нәтиҗәләре буенча ачык диалогта катнашу өчен 7 автор сайлап алынды. Алар Ольга Любимовага үз проектларын тәкъдим итте.
Уфадан Арсений Гайнуллин «Мәдәни инициатива»ның җиңүчесе дип табылды. Аның «Идел буенда эшләргә кирәкле 100 әйбер» дигән проекты Идел буе төбәкләренең мәдәни брендларын таныта. Проект кысаларында автор яши торган төбәктә нәрсә белергә, сынап карарга, күрергә кирәклеге турында яшүсмерләр видеоблогларыннан торган чыгарылышлар циклын булдырырга тәкъдим ителә. Медиапроект Идел буенда яшәүче яшүсмерләр һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән кунаклар өчен юл күрсәткеч, карта була ала.
«Проект уңыш казаначак һәм илнең барлык почмакларындагы үсмерләрне берләштерәчәк, аларда безнең тамырларны, ил тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә карата кызыксыну уятачак», - ди автор.