Иртәгә Түбән Камада бәйрәм программасы белән ретро-трамвай йөриячәк
Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә Түбән Кама буенча ретро-трамвай йөриячәк. 87 нче номерлы борынгы вагон икенче маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.
Салонда бәйрәм программасын үзәк китапханә хезмәткәрләре оештыра. Пассажирларны алар Татарстан тарихы белән таныштырачак. Беренче рейс 9:30 сәгатьтә планлаштырылган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Моннан тыш, трамвай Түбән Кама буенча 10:36, 12:16 һәм 13:24 сәгатьләрдә хәрәкәт итәчәк.