Мөхәммәтшин белән очрашуда Семигин Татарстан тәҗрибәсен бөтен илдә таратырга тәкъдим итте
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе Геннадий Семигин белән очрашты. Ул Татарстанга IX Милли һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнашу өчен килде.
Очрашуда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләшү булды. Шулай ук милләтара мөнәсәбәтләр урнаштыруда матбугатның роле турында да фикер алыштылар.
Геннадий Семигин билгеләп үткәнчә, Татарстан өч дистә ел эчендә үзенең конструктив диалог моделен булдыра алды, ул республиканың горурлыгы һәм визит карточкасы булды. Ул Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Татарстанга сәфәренең нәтиҗәләрен шәрехләп, сәясәтче: «Бүген республика милләтара мәсьәләләр һәм тулаем этнокультураны үстерү буенча мөнәсәбәтләрнең төп мисалларыннан берсе булып тора. Күп кенә милли республикаларга гына түгел, Россия Федерациясенең башка субъектларына да үрнәк алырга кирәк. Мин моны субъектларның барлык губернаторларына да киңәш итәчәкмен. Без кайсыбер кызыклы әйберләрне алачакбыз, ә аннары парламент каравына кертеләчәк закон проектларында гамәлгә ашырачакбыз», – диде.