Татарстанның 55 кешесенә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче 55 кешегә Россия дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды. Бүләккә лаек булучылар арасында медицина хезмәткәрләре, хәйриячеләр, сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләр һәм хәрби хезмәткәрләр бар.
Татарстан Президенты дәүләт бүләкләре лауреатларына ил хакына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм лаеклы бүләкләре белән котлады. «Илнең социаль-икътисади үсеше темплары, аның куәтен ныгыту, бүген Россия алдында торган җитди каршылыкларны уңышлы җиңеп чыгу, туган республикабызның иминлеге һәм чәчәк атуы сезгә – хезмәт, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм рухи өлкә кешеләренә, шулай ук уңышлы идарәчеләр һәм эшкуарларга бәйле», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.