Куркыныч шартларда хатын-кызны коткарган янгын сүндерүчене Татарстан Президенты бүләкләде
Бүген, Татарстан Республикасы көне алдыннан, Казан Кремлендә ТР Президенты 50дән артык Татарстан кешесенә Россия Федерациясенең һәм республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында «ТР Янгын сагы» хезмәтенең Чаллы отряды Биклән авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Рамил Фәрдиев тә бар.
Рамил Фәрдиевне «Янгында күрсәткән батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр. Дәүләт бүләге аңа янгын сүндергәндә һәм хатын-кызны коткарганда күрсәткән югары профессиональлек, батырлык, фидакярлек өчен бирелгән. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татар-информ» Биклән авылында 1 июнь көнне йорт януы турында хәбәр иткән иде. Урынга Рамил Фәрдиев җитәкчелегендә янгын сүндерүчеләр килә. Фаҗига урынында булучылар аларга йорт эчендә хуҗабикә калганын хәбәр итә. Шул вакытта Фәрдиев, йортның ишек һәм тәрәзәләрен ачып, йортка һава кертүне оештыра. Аннары ул өйгә шуышып керә һәм хатын-кызны табып ала, аны ут эченнән чыгара.
Хатын-кыз исән кала. Россия Президенты Рамил Фәрдиевны янгында кеше коткарган өчен бүләкләде.