Миңнеханов «TatFuture» фестивалендә: Цифрлы сервислар безнең тормышка тыгыз үтеп керде
Бүген Казанда Меңьеллык паркында «TatFuture» цифрлы технологияләр фестивале ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Оештыручылар кунаклар өчен медиаинсталляция, цифрлы сәнгать павильоны, NFT күргәзмәсе, VR/AR зонасы, робототехника казанышлары әзерләде. Шулай ук ИТ-фестивальдә блогерлар һәм цифрлы индустриянең әйдәп баручы экспертларның чыгышлары планлаштырылган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика көне белән котлады, шулай ук ИТ-бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде.
«Бик кызыклы, эчтәлекле фестиваль. Без киләчәктә дә мондый чараларны гамәлгә ашырачакбыз. Безнең яшәү рәвеше үзгәрә, цифрлы сервислар безнең тормышка тыгыз үтеп керде. Бүген республикада дәүләт хезмәтләрен үстерү, министрлыкларның функционалын цифрлы форматка күчерү өлкәсендә җитди эш алып барыла. Һәм бу эштә без, барыннан да элек, яшьләргә таянабыз. Бүген без яңа ИТ-парк ачабыз, анда талантлы яшьләрнең потенциалын үстерү өчен барлык шартлар да тудырылачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты һәм Россия Төзелеш һдм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы берничә тематик зонадан - мәгариф, сәнәгать, икътисад, медиа һәм башкалардан торган фестиваль мәйданчыгын карады.