ТАСС: Казанда ашыгыч рәвештә Мәскәү-Еатеринбург самолеты төшеп утырды
Мәскәү-Екатеринбург рейсы белән очкан самолет Казанда ашыгыч рәвештә төшеп утырды. Очкан вакытта ул курсын үзгәртә. Казанда төшеп утыру уңышлы үтте, дип хәбәр итә ТАСС авиация хезмәтләрендәге чыганакларга сылтама белән.
Моңа кадәр самолет Марий Элга сигнал биргән һәм курсын алыштырган. Шуннан соң самолет һавада бер сәгатьләп булган.