Дагыстан хакимияте зур мәчетле рухи үзәк төзелешенә ярдәм итәчәк
Дагыстан Хөкүмәте Махачкалада Гайсә пәйгамбәр исемендәге рухи үзәк төзүгә ярдәм итәчәк, ул 2015 елда төзелә башлады, дип хәбәр итә төбәкнең Министрлар кабинеты матбугат хезмәте. «Интерфакс» шул турыда яза.
Аерым алганда, бинаны төзекләндерүдә һәм иске аэропорт трассасы буендагы икенчел юлны файдалануга тапшыруда, коммуналь хезмәтләр буенча техник шартлар алуда, Черкес-озень елгасы үзәнендә чистарту эшләрендә ярдәм күрсәтеләчәк.
Рухи үзәк территориясендә 22 мең кешегә исәпләнгән мәчет, мәктәп, тернәкләндерү үзәге, балалар бакчасы, спорт комплексы, бушлай ашханә, ислам уку йортлары, хәйрия фонды, парк, фонтаннар һәм велосипед, роликларда йөрү юллары булган җәяүлеләр зоналары урнашачак. Республика мөфтие Әхмәд Абдуллаев тәкъдиме белән башланган төзелеш иганә акчаларына һәм эре хәйриячеләр ярдәме белән алып барыла. Төзелешне 2025 елда тәмамларга ниятлиләр.