Чаллының үзәк китапханәсе пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтәчәк
Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтәчәкләр. Бүгенге көндә 1нче төркемгә укучыларны туплау бара. Курсларга лаеклы ялда булган теләге булган һәркем языла ала. Дәресләрне китапханә хезмәткәре Гөлшат Әхмәтшина алып барачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
Читать дальше...