Татарстанда төнлә +3 градус була
Иртәгә, 3 сентябрьдә, Татарстанда һава температурасы төшәр дип көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак, явым-төшем ихтималы аз. Җил уртача тизлектә көнбатыштан исәчәк, ди синоптиклар.
Төнлә Татарстанда һава температурасы 3 градустан 8 градуска кадәр җылы, төбәкнең көньягында һәм көнчыгышында салкынрак булачак. Казанда — +6 градустан +8 градуска кадәр. Көндез һава +13, +18 градуска кадәр җылына (республика башкаласында — +15, +17 градуска кадәр).