Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең элеккеге рәисе Риваль Идрисов вафат
Сембер-Ульяновск татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә - озакка сузылган авырудан соң Мәләкәс районының Мактаулы гражданины, байтак еллар Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе вазифаларын башкарган Риваль Идрисов 81 яшендә вафат булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Ульяновск Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин хәбәр итте.
Бүген аны соңгы юлга озатырга район, шәһәр җитәкчелеге, татар милли хәрәкәте вәкилләре килде. Риваль Гаяз улы шәһәрнең милли тормышын үстерүдә, калада татар мәктәбен ачуда күп тырышлык куйды. Гади тракторчыдан башлап район башлыгы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән шәхеснең истәлеге якташлары күңелендә озак сакланыр. Мәрхүмне туган авылы - Мәләкәс районы Атнагол авылы зиратында җирләделәр.