Министрлар Кабинеты нефть һәм газ сәнәгатен үстерү темпларын сакларга чакырды
Премьер-министр Михаил Мишустин нефтьчеләр һәм газчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бүген, 4 сентябрьдә, Россиядә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу хакта «Российская газета» яза.
Хөкүмәт башлыгы сүзләренчә, әлеге тармакларда эшләүчеләр алдында зур бурычлар тора. «Үсеш темпларын сакларга, төбәкләрне газлаштыруны киңәйтергә, нефть һәм газ химиясе тармагындагы проектларны гамәлгә ашырырга, сыекландырылган табигый газ җитештерү үзәкләре булдырырга, ихтыяҗны арттырырга, яңа сату базарлары эзләргә кирәк», - дип искәртте Премьер-министр. Мишустин транспорт инфраструктурасын үстерүгә, заманча газ- һәм нефтьүткәргечләр, йөк күчерү базалары төзүгә аерым игътибар бирергә чакырды.
«Компетентлылык, җаваплылык һәм максатка омтылучанлык сезгә билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыруда зур уңышларга ирешергә ярдәм итәр дип өметләнәм», - диелә телеграммада.